Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Спорт

Питрәч районы спорт яңалыклары

Хоккей һәм волейбол турында

Хоккей. Үз бозларында өченче урын

Ике көн дәвамында «Пестрецы-Арена» боз сараенда 2014 елгы егетләр арасында Татарстан хоккей федерациясе призларына турнирының икенче этабы узды. Анда алты команда катнаша. 

Питрәч хоккейчылары «Алтын алка» (Апас) - 12:2, «Лидер» (Ульяновск) - 8:2, «Авиатор» (Казан) командаларын 3:1 исәбе белән отты. «Ак Барс - 15» (Казан) - 2:3 (буллитлар буенча) һәм «Ягуар» (Кукмара») командаларына 1:6 исәбе белән җиңелде. 

Нәтиҗәдә, безнең команда (тренер Илшат Исхаков) 7 очко җыеп, өченче урынны алды. Беренче урында «Ак барс-15» - 10 очко, икенче урында «Ягуар» - 10 очко, дүртенче урында «Авиатор» - 6 очко, бишенче урында «Алтын алка», алтынчы урында - «Лидер» (өчәр очко). 

Волейбол. «Легион» алга чыкты

Авыл яшьләре арасында волейбол буенча район чемпионатында чираттагы тур уеннары узды. Чемпионат лидеры «Легион» (Шәле) ике җиңү яулады – Шәле командасы «Юниор»ны 3:1 исәбе белән һәм «Олимп» (Питрәч) 3:1 исәбе белән отты. Хәзер лидер исәбендә 38 очко. Икенче урында «Кобяково» тора, ул «Факел»дан (Күн) 1:3 исәбе белән калыша һәм 31 очкога ия. Өченче урында «Олимп» - 26 очко, «Факел» һәм «Янцевары» 25шәр очкога ия . Соңгылары «Богородское»ны 3:2 исәбе белән җиңде. «Богородск»та - 17, «Юниорда» - 15 һәм «Кулаево»да - 8 очко. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше