Питрәч районы спорт яңалыклары
Волейбол һәм мини-футбол турында
Волейбол. Иң кыска тур
Авыл яшьләре арасында волейбол буенча район чемпионатының чираттагы туры иң кыскасы булып чыкты, чөнки ике уен гына узды. Шәледән «Юниор» тай-брейкта 3:2 исәбе белән «Олимп»ны (Питрәч) җиңде, ә «Факел» (Күн) «Кобяково»ны 3:1 исәбенә отты.
Турнирда 46 очко белән «Легион» (Шәле) алда бара, икенче урында - «Кобяково» (37), өченче урында - 35 очко белән «Янцевары».
Мини-футбол. Көрәш кискенләшә
Мини-футбол буенча шундый ук турнирда командалар 16 тур уеннары үткәрделәр, алар түбәндәге нәтиҗәләргә китерде: «Олимп» - «Аякс» - 3:4, «Ленино» - «Аврора» - 9:2, «Фортуна» - «Арсенал» - 5:4, «Спарта» - «Ак барс» - 2:5, «Фрейдшип» - «Трудовые резервы» - 5:2, «Ред Булл» - «Вендетта» - 6:2, «Виктория» - «Милан» - 8:2.
Турнир таблицасын 36 очко белә н«Ред Булл» җитәкли, аннан бер очкога «Ленино» калыша, өченче урында - «Виктория» (32), «Ак Барс» - 31, «Олимп» - 21, «Фортуна» - 29 очко.
Валерий Бирюков («Барса») иң яхшы снайперлар арасында элеккечә лидер булып тора, ул 42 туп керткән. Гол+пас системасы буенча бомбардирлар арасында 57 (42+15) балл җыйган. «Барса»ның исәбендә 74 туп. Валерийның команда нәтиҗәләренә керткән өлеше зур, ул бары тик 17 гол кертүдә генә катнашмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia