Питрәч районы спорт яңалыклары
Волейбол һәм баскетбол турында
Волейбол: ике турдан соң ике команда алда бара
Авыл яшьләре арасында волейбол буенча район чемпионатының икенче туры матчлары тәмамланды.
Берьюлы өч матч 3:1 исәбенә төгәлләнде. Шулай итеп, Шәле «Легион»ы «Юниор»дан үзенең якташларын җиңде. Шулай ук 3:1 исәбе белән «Дружба» (Питрәч) «Кулаево»ны, ә «Богородское» «Кобяково»ны җиңде.
Тагын бер уенда ике Питрәч командасы очрашты: «Олимп» «Свага»ны 3:0 исәбенә отты.
Ике турдан соң алтышар очконы ике команда җыйды - «Дружба» һәм «Олимп».
Баскетбол: район чемпионнары ачыкланды

«Мишә» спорт залында кызлар һәм егетләр арасында район беренчелеге узды. Ярышларда районның дүрт мәктәбеннән командалар катнашты.
Нәтиҗәдә, кызлар арасында Шәле командасы район чемпионы булды. Икенче урында – Ленино-Кокушкино, өченчедә — Питрәч икенче мәктәбе, дүртенчедә – Иске Шигали.

Егетләр арасында беренче урында – Ленино-Кокушкино, икенчедә — икенче мәктәп, өченчедә — Шәле, дүртенчедә – Иске Шигали.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia