Питрәч районы спорт яңалыклары
Хоккей һәм мини-футбол турында
Фото: © Илшат Гайсаров
Хоккей. Көндәшләре белән кабат очколарны бүлештеләр
«Пестрецы» ир-атлар командасы хоккейчылары ПЛХЛ чемпионатының 5 нче турында «Питрәч-Арена»да чираттагы уен үткәрде. Бу юлы безнең хоккейчыларның көндәшләре – Казаннан КАИ командасы булды.
Беренче булып алканы питрәчлеләр кертсә дә (Артем Мурашов аерылып торды), казанлылар исәпне тигезләп кенә калмады, алга да чыкты. Ләкин озакламый Илназ Миңнуллин яңадан исәпне тигезләде.
Өченче периодта студентлар кабат алга чыктылар, һәм матч ахырына унбер минут кала Данил Воркунов яңадан исәпне тигезләде. Шуннан соң командалар, никадәр генә тырышсалар да, бүтән алка кертә алмадылар.
Уен 3:3 исәбе белән тәмамланды. Хәзер питрәчлеләр турнир таблицасында 6 очко белән дүртенче урында.
Киләсе уенны безнең хоккейчылар 11 ноябрьдә Казанда «Стрела-Дион »командасы белән үткәрәчәк.
Футбол. Лидерларның чираттагы зур җиңүләре
Авыл яшьләре арасында мини-футбол буенча район чемпионатының бишенче туры уеннары узды.
Бу юлы уеннар түбәндәге нәтиҗәләрне китерде:
«Фортуна» — «Олимп» — 2:5,
«Ман Сити» — «Балтика» — 8:3,
«Милан» — «Трудовые-Легион» — 1:9,
«Синара» — «Ред Булл» — 3:3,
«Арарат» — «Ленино» — 1:5,
«Алгоритм» — «Виктория» — 2:8.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
