Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Спорт

Питрәч районы спорт яңалыклары

Хоккей, волейбол һәм мини-футбол турында

Хоккей. Уенсыз тагын ике очко

ПЛХЛ чемпионатында «Пестрецы» ир-атлар командасы чираттагы уенны үз бозында уздырырга тиеш иде. Ләкин турнирның аутсайдеры, «Армеец» командасы уенга килмәде, һәм аңа 0:5 исәбе белән техник җиңелүне исәпләделәр. Хәзер безнең команда чемпионатта икенче урынны алып тора. Чираттагы уен 24 ноябрьдә Казанда «Ак бүре» командасы белән көтелә.

Волейбол. Икенче әйләнеш башланды

Авыл яшьләре арасында район чемпионатында икенче әйләнешнең беренче тур уеннары үтте, алар түбәндәге нәтиҗәләргә китерде: «Легион» — «Свага» — 3:1, «Юниор» — «Олимп» — 1:3, «Старое Шигалеево» — «Богородское» — 2:3, «Кулаево» — «Кобяково» — 0:3.

Хәзер турнир таблицасы түбәндәгечә:

1. «Легион» — 21 очко,
2. «Богородское» — 19,
3–4. «Дружба», «Олимп» — по 18,
5–6. «Кобяково», «Старое Шигалеево» — по 15,
3. «Юниор» — 11,
4. «Кулаево» — 2,
5. «Свага» — 1.

Мини-футбол. Лидерлар кабат җиңде

Шундый ук турнирда җиденче тур уеннары узды. Чемпионат лидеры «Ленино» «Олимп»ны – 5:1,  «Виктория» «Ред Булл»ны – 8:2 (Сергей Одинцов 5 туп кертте), «Трудовые-Легион» «Алгоритм»ны – 4:2, «Синара» «Арарат»ны – 3:6 исәбенә җиңде.

Хәзер турнир лидеры «Ленино» исәбендә — 19 очко, «Виктория»дә — 13 очко. «Трудовые-Легион» 12 очко белән өченче урында тора.

Иң яхшы снайперлар бәхәсендә Сергей Одинцов («Виктория») һәм Рамазан Кәримов («Трудовые-Легион») 1-2 урынны бүлешәләр, алар 13әр туп керттеләр, Алмаз Аширов («Синара») 10 туп кертте.

«Гол+пас» системасы буенча алда 21 балл (13+8) белән Сергей Одинцов, Рамазанныкы — 20 балл (13+7).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше