Питрәч районы спорт яңалыклары
Финиш якынлашкан саен, матчлар киеренкерәк һәм кызыклырак уза.
Волейбол. Иң көчлеләр җиңә

Авыл яшьләре арасындагы чемпионатның 19 нчы турында икенче һәм өченче урыннарда булган, бертигез санда очко җыйган командалар очрашты.
Соңгы еллардагы район чемпионы «Легион» (Шәле) Питрәчнең «Дружба» командасын 3:0 исәбе белән җиңүгә иреште. Гомумән, бу көнне Питрәч командаларына бәхет елмаймады – алар барысы да оттырды. «Олимп» «Богородское»га – 1:3, «Свага» шундый ук исәп белән «Кулаево»га оттырды. Турның тагын бер уены шундый ук исәп белән тәмамланды: «Кобяково» «Юниор»ны (Шәле) 3:1 исәбенә җиңде.
Икенче әйләнештән соң командалар турнир таблицасында түбәндәгечә урнаштылар: 1. «Богородское» - 38 очко, 2. «Легион» - 35, 3. «Дуслык» - 32, 4. «Старое Шигалеево» - 28, 5. «Кобяково» - 26, 6. «Олимп» - 24, 7. «Юниор» - 14, 8. «Кулаево» - 12, 9. «Свага» - 1.
Мини-футбол. Призлы урыннар өчен көрәш кискенләшә
Авыл яшьләре арасында район чемпионатының 15 нче туры тәмамланды. Барлык дүрт уенда да сигезәр туп кертелде, һәм беренче тапкыр өч уен бер үк исәп белән (4:4) тәмамланды. Чемпионат лидеры «Ленино» һәм өченче урында барган «Трудовые-Легион» шундый исәпкә уйнады. Икенче урында барган «Виктория» «=көтмәгәндә турнир аутсайдерларының берсе — «Синара» белән тигез исәпкә уйнады. «Алгоритм» һәм «Фортуна» шулай ук 4:4 исәбе белән җиңүчене ачыкламады. Бары тик бер уенда гына «Олимп» «Ман Сити»ны 5:3 исәбе белән җиңүгә ирешә.
Бу матчлардан соң турнир таблицасы түбәндәгечә: 1. «Ленино» — 32 очко, 2. «Виктория» — 26, 3. «Трудовые-Легион» — 24, 4. «Арарат» — 21, 5. «Алгоритм» — 17, 6. «Олимп» — 15, 7. «Ред Булл» — 13, 8. «Фортуна» — 9, 9–10. «Синара» и «Ман Сити» — 7шәр.
Бомбардирлар узышында Сергей Одинцов («Виктория») гол+пас системасы буенча 50 очко җыйды (26+24). Икенчедә – Роман Илюхин («Арарат») — 34 (16+18).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia