Питрәч районында йөзү буенча беренчелек узды
Ул Халыклар бердәмлеге көненә багышланган

Мәктәп каникулларының беренче көнендә, 28 октябрьдә Питрәчтә йөзү буенча район беренчелеге узды.
Бу юлы спортчылар белем бирү учреждениеләреннән: «Алгоритм» технология лицее, «Прогресс» күп профильле лицее, район үзәгенең беренче һәм икенче мәктәпләре, Колай, Шигали, Ленино-Кокушкино һәм Богородск мәктәпләреннән иде. Мәктәпкәчә яшьтәге яшь спортчылар да катнашты.
Кызлар һәм егетләр арасында эстафета йөзү нәтиҗәләре буенча Питрәчнең икенче мәктәбе командалары җиңүче булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia