Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Питрәч районында пневматик мылтыктан ату буенча ярышлар узды

Анда 40тан артык питрәчле катнашты

14 яшьтән 17 яшькә кадәрге кызлар арасында иң төз атучы дип ЛениноКокушкино мәктәбеннән Дарья Синичкина танылды, икенче урында – Колайдан София Шакирова, өченчедә – Иске Шигалидан Регина Заляева.

“14 яшьтән 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр” категориясендә беренче урында – Ленино-Кокушкинодан Азат Галиәхмәтов, икенче урында – Богородскидан Артем Жунтов, өченче урында – Цареводагы лицейдан Максим Опарин.

18 яшьтән олырак кызлар арасында беренче урында КФУ студенты Лия Павлова, аннан соң Царево лицееның технология укытучысы Фирүзә Әмирова, өченче урында – КФУ студенты, “Форпост” үзәге активисты Сәимә Шаһиәхмәтова.

18 яшьтән олырак егетләр арасында Ленино-Кокушкино көллияте студенты Максим Полозков җиңде, икенче урында – Питрәч икенче мәктәбеннән Леонид Петрушин.

“Ир-атлар 45+” категориясендә “Форпост” мәктәп формированиеләре кураторлары пневматикадан ату күнекмәләрен тикшерделәр. Нәтиҗәдә, беренче урында – Богородск мәктәбеннән Павел Михеев, икенче урында – Колайдан Накиф Рәхмәтуллин, өченче урында – Цареводагы “Прогресс” лицееннан Артур Кашафетдинов.

Иң нәтиҗәле команда булып Ленино Кокушкино авылыннан Илдар Габдрахманов җитәкчелегендәге “Форпост” командасы танылды. Җиңү Кубогы иясе – Ленино-Кокушкинодан “Форпост” активисты Азат Галиәхмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше