Питрәч районының спорт яңалыклары
Хоккей, волейбол һәм футзал турында
ХОККЕЙ
"Пестрецы-2011" яшүсмерләр командасы үз бозында "Б" төркемендә Татарстан беренчелеге кысаларында чираттагы уенны үткәрде. Бу юлы питрәчлеләргә кунакка Җәлилдән "Юность" командасы килде.
Мавыктыргыч уен безнең хоккейчыларның өстенлеге белән узды. Питрәчлеләр рәттән тугызынчы җиңү яуладылар, бу юлы 6:4 исәбе белән. Безнең командадан Максим Поляков өч алка кертте.
Хәзер тренер Сабир Янов тәрбияләнүчеләренең исәбендә 27 очко.
Ә менә "Пестрецы-2010" командасы янә оттырды. Ул Идел буе федераль округы беренчелеге кысаларында "Питрәч-Арена"да "Салават Юлаев" (Уфа) командасы белән уйнады, ике матчта да 2:3 һәм 1:3 исәбенә оттырды.
ВОЛЕЙБОЛ
14 турдан соң авыл яшьләре арасында район чемпионатында ике команда алда бара. "Легион "(Шәле) һәм "Кулаево"ның исәбендә хәзер 27шәр очко. Шул ук вакытта шәлелеләр икенче тур рәттән ял итте. Колайлылар соңгы турда "Факел"ны 2:1 исәбе белән отты. "Кобяково" командасы "Янцевары"ны җиңде. Өченче урында "Олимп" (Питрәч) бара, ул "Богородское"ны 2:0 исәбенә отты. Питрәчлеләрнең исәбендә хәзер 25 очко.
ФУТЗАЛ
Шундый ук турнирда тугызынчы тур уеннары да узды. Бу турда лидерлар очраштылар. Шәленең "Легион" командасы Питрәчтән килгән "Барса"ны 4:1 исәбе белән җиңеп, 24 очко җыйды. Икенче урында "Аякс" (Ленино-Кокушкино) бара, ул "Фрейндшип"ны (Питрәч) 7:3 исәбенә отты. Кокушкинолыларның хәзер 21 очко. Өченче урынны "Виктория" (Питрәч) һәм "Ленино" (19шар очко) бүлешә. "Виктория" "Олимп"ны (икесе дә Питрәч) – 3:2, ә "Ленино" – "Трудовые резервы" (Питрәч) - 7:2 исәбенә җиңде. Соңгыларының исәбендә элеккечә 0 очко.
Турның башка уеннары түбәндәгечә тәмамланды: "Феникс" (Питрәч) – "Лайт" (Шәле) – 6:5, "Ред Булл" (Питрәч) – "Спарта" (Кощак) – 9:3, "Стар" (Иске Шигали) – "Милан" (Питрәч) – 3:2.
Бомбардирлар арасында Андрей Тиханов ("Ред Булл") алда бара, аның исәбендә 32 балл (25+7).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа