Питрәч волейболы: лидерлар шул ук
Авыл яшьләре арасында район чемпионаты дәвам итә, анда тугыз команда катнаша.
Турнир лидерлары чираттагы җиңүләргә иреште:«Легион» (Шәле) «Богородское»ны 2:0 исәбе белән отты, «Олимп» (Питрәч) шундый ук исәп белән Шәленең икенче командасын җиңде, алар "Юниор"дан көчлерәк булды. "Кулаево" тай-брейкта "Янцевары"ны - 2:1, "Старое Шигалеево"ны 2:0 исәбенә җиңде.
Турнир таблицасы башында элеккечә 33 очко җыйган "Легион" тора. Икенче урында «Олимп» - 31, өченчедә - "Кулаево" - 29. Башка командаларның урыннары түбәндәгечә: 4. "Факел" (Күн) - 24, 5. "Старое Шигалеево" - 23, 6. "Янцевары" - 20, 7. "Кобяково" - 17, 8. "Богородское" - 15, 9. "Юниор" - 9.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа