Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Питрәч хоккее: көтеп алынган җиңү

ПЛХЛ чемпионаты кысаларында узган чираттагы матчта «Пестрецы» ир-атлар командасы үз бозында Казаннан көндәшләрен - ТХФ командасын кабул итте.

Бу команда белән безнең хоккейчылар күптән уйныйлар. Әйтик, ике ел элек Татарстан чемпионаты финалында питрәчлеләр аларны бик кискен көрәштә 3:2 исәбе белән җиңеп, республика чемпионнары булдылар.

Бу уенда да көндәшләр лаеклы уйнады. Икенче минутта ук казанлылар беренче алканы кертте, ә тиздән питрәчлеләр исәпне тигезли алды. Икенче период та шулай башланды, тик бу юлы кунаклар рәттән ике алка кертте, шуннан соң гына безнекеләр үзләрен кулга алды һәм рәттән биш алка кертте. Нәтиҗәдә, безнед хоккейчыларны 6:3 исәбе белән көчле көндәшләрне җиңүгә иреште.

Безнең командадан алкаларны Сабир Янов (2 гол), Никита Кузьмин, Айнур Әхмәтҗанов, Илназ Хәлиуллин һәм Сергей Мошков кертте. 

- Безнең командада төп составның берничә уенчысы булмаса да, без үзебезне кулга алдык һәм шундый мөһим җиңүгә ирештек, - диде питрәчлеләр капитаны Сергей Мошков уеннан соң.

 

- Уен барышында 1:3 исәбенә оттырып бардык, әмма без җиңүгә ирешә алдык, барлык егетләр дә азарт белән уйнадылар, җанатарлар безне бик күп көч биреп тордылар, - дип уртаклашты турнирның иң яхшы һөҗүмчеләренең һәм бомбардирларының берсе Сабир Янов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше