Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Спорт

Питрәч хоккейчылары уңышсыз старт алды

Безнекеләр лиганың иң көчле командаларының берсе белән уйнады

Идел буе федераль округы беренчелегендә 2024-2025 елгы сезонны «Пестрецы-2013» командасы ике тапкыр җиңелүдән башлады. Беренче турда безнекеләр үз бозында лиганың иң көчле командаларының берсе – Казанның «Ак Барс» командасы белән уйнадылар.

Беренче матчта питрәчлеләр кунакларга - 2:10, икенчесендә – 0:8 исәбе белән оттырды.

Алкаларны бездән Лев Комендантский һәм Богдан Осипов кертте.

Киләсе уен бу ялларда «Нефтехимик» (Түбән Кама) белән җирле боз сараенда узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше