Питрәч хоккейчылары яңа елны җиңүдән башлады
Алар 5:3 исәбе белән җиңү яулады
"Пестрецы" ир-атлар хоккей командасы ПЛХЛ чемпионаты кысаларында икенче әйләнешнең беренче уенын үткәрде. Байлар Сабасында безнең егетләр җирле "Тимерхан" командасы белән уйнадылар һәм 5:3 исәбе белән җиңү яуладылар. Безнең командадан алканы Илмир Дәминов (2 гол), Сабир Янов, Сергей Мошков һәм Никита Кузьмин кертте. Беренче әйләнештә шулай ук питрәчлеләр 4:0 исәбе белән җиңү яулады. Безнең спортчылар турнир таблицасында лидерлар рәтендә, ә Сабир Янов һәм Илмир Дәминов – лиганың иң яхшы бомбардирлары арасында. Киләсе уенны "Пестрецы" үз аренасында уздырачак, 16 гыйнварда ул Казаннан "Смена"ны кабул итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia