Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Спорт

Питрәч хоккейчылары лидерны җиңде

Тольяттида 2013 елгы яшүсмерләр командалары арасында Идел буе федераль округы Федерациясе Кубогына чираттагы тур уеннары узды.

Беренче уенда безнең хоккейчылар (тренер Александр Евграфов) «Рубин» командасына (Кузнецк, Пенза өлкәсе) 4:5 исәбе белән җиңелү кичерде. Ә бит күптән түгел Питрәчтә безнекеләр шул ук көндәшләрне 9:4 исәбенә тар-мар иткән иде. Питрәчлеләрдә алкаларны Наил Мифтахов, Айзат Сәйфуллин, Адель Шигапов һәм Тимофей Нефедов кертте.

Шуңа да карамастан, Питрәчнең яшь хоккейчылары төркем лидеры – хуҗалар командасы «Лада»ны 8:7 исәбенә җиңүгә иреште. Бу матчта Артем Вангаев - 4, Айзат Сәйфуллин - 2, Ранэль Мирхайдаров һәм Адель Шигапов берәр алка кертте.

Соңгы турда безнең егетләр «Олимпия»не (Кирово – Чепецк) 12:0 исәбе белән тар-мар итте. Дамир Хәкимуллин, Артем Вангаев һәм Ранэль Мирхәйдаров - икешәр алка, Кирилл Пушков, Мөслим Хәйруллин, Айзат Сәйфуллин, Тимофей Нефедов, Адель Шигапов һәм Наил Мифтахов - берешәрне керттеләр.

Киләсе тур 15-17 март көннәрендә Кирово-Чепецкта узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше