Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Спорт

Питрәч хоккейчылары медальләр өчен көрәшәчәк

2013 елда туган егетләр арасында хоккей буенча Татарстанның Даими беренчелеге тәмамланды.

"Пестрецы-2013" командасы (тренер Александр Евграфов) Казанның "Ак барс"ыннан калышып, беренче төркемдә икенче урынны алды. Соңгы уенда безнең яшь хоккейчылар үз бозларында Казанның "АКС" командасын 5:4 исәбе белән җиңде. Питрәчлеләрдән алканы Аскар Латыпов (3), Наил Мифтахов һәм Кирилл Пушков (1шәр) кертте.

Финал уеннары 10-12 март көннәрендә Алабугада узачак, анда призлы урыннар өчен "Ак барс", "Лесные пчелы" (Алабуга), "Ягуар" (Кукмара), "Стальные совы" (Черемшан), "Батыр" (Абдрахман) һәм "Пестрецы" көрәшәчәк. Беренче уенны питрәчлеләр "Стальные совы" белән үткәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше