Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Питрәчле гер күтәрү буенча ярышларда зур уңышларга ирешә

Соңгы уңышлы чыгышында Александр Дормидонтов ике медаль яулады.

Ул 65-69 яшьлек ветераннар категориясендә Үзбәкстанның Хива шәһәрендә узган гер спорты буенча дөнья чемпионатында икенче урынны алды.

БЕРЕНЧЕ УҢЫШ – 50 ЯШЬТӘ

Безнең якташыбыз бары тик Казахстан атлетына гына оттырган. Ун минут эчендә ул 16 килограммлы герне 223 тапкыр күтәрә, җиңүчедән өчкә генә калыша, озын циклда герне ул 98 тапкыр, ә көндәш 105 тапкыр күтәргән. Шулай итеп Александр Аркадьевич үзенең туган көненә искиткеч бүләк ясый. Аңа 21 сентябрьдә 66 яшь тулды.

Ул Кибәч авылында гади колхозчылар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә, барлыгы дүрт бала булалар. Кечкенә Саша, күп кенә авыл малайлары кебек, болында туп тибәргә ярата, көрәш белән шөгыльләнә, кышын чаңгыда йөри. Сигезенче сыйныфтан соң укуын Керәшен Сәрдәсе авылында дәвам итә, көн саен ун километрдан артык җәяү йөри. Өйдә әти-әнисенә хуҗалыкта ярдәм итә, авыл җирендә эш җитәрлек. Шулай итеп чыныга дөнья чемпионатларының булачак призеры.

Мәктәптән соң ул авыл хуҗалыгы институтының механика факультетын тәмамлый. Совет армиясе сафларында хезмәт итә. Туган авылына кайткач, башта тракторчы, аннары гараж мөдире, инженер-технолог булып эшли. 2000 елда пенсиягә кадәр Кибәчтә слесарь-газчы була, анда да элек алган белемнәренең кирәге чыга. Шул вакытта беренче тапкыр спорт аренасына чыга, чөнки елына ике тапкыр “Таттрансгаз” үз хезмәткәрләре арасында спартакиадалар үткәрә. Александр Дормидонтов кышын чаңгы узышларында, җәен гер спортында катнаша.

– Мин беренче тапкыр ярышырга чыкканда ук өченче урынны алдым, – дип искә ала ул. – Миңа ул вакытта инде 50 яшь иде. Беренче уңыш канатландырды, җитди рәвештә гер күтәрү белән шөгыльләнә башладым. Иртән 3-4 километр йөгерәм, физик күнегүләр ясыйм, ишегалдында һәм өйдә берничә турник бар. Мин, гадәттә, атнага өч тапкыр күнегүләр ясыйм, көн саен да шөгыльләнә алам. Тренерым юк, үз методикам бар. Ләкин бер тапкыр да спартакиада җиңүчесе була алмадым, ун ел дәвамында икенче урыннарны гына алдым, яшьрәк егетләр чемпион булды, – дип билгеләп үтте ул.

Ветеран күнегүләр ясауны һәм призлы урыннар алуын дәвам итә. Ул район Сабантуйларында күп тапкырлар җиңүче. 2011 елда Николай Жеребцов призына Бөтенроссия ачык турнирында ветераннар арасында өченче призер була. Бу ярышларда ул туган районының данын яклап, ун тапкырдан артык призлы урыннар ала. 2018 елда Чебоксарда узган Россия чемпионатында өченче урынны ала. Бер елдан соң ил чемпионы була. Шул ук елда Алуштада гер күтәрү буенча дөнья чемпионатының сайлап алу турнирында беренче була һәм Россия җыелма командасы составына керә. Аннары Сербиядә дөнья чемпионатында өченче призер дәрәҗәсен яулый. Казанда Европа чемпионатында икенче һәм өченче урыннарны ала. Соңгы елларда Россиянең төрле шәһәрләрендә өч тапкыр ил чемпионы була һәм өч тапкыр көмеш медаль яулый.

УЛЫ ҺӘМ ОНЫГЫ АННАН ҮРНӘК АЛА

Гаиләсе дә аның бу мавыгуын һәрьяклап хуплый.

– Унынчы сыйныфта укыган вакытта хәрби комиссариатта комиссия үтеп Питрәчтән өйгә кайтыш иде, – дип искә ала Александр Аркадьевич булачак тормыш иптәше белән танышу тарихын. – Мәктәп формасындагы кызны күрдек. Мин дусларыма: “Безнең өчен булачак кәләшләр үсә”, дидем. Бу Лена Чемодурова иде. Җиде елдан соң ул минем хатыным булды, – диде ул елмаеп.

Ул җирле авыл да бухгалтер булып эшләгән. Пенсиядә йорт хуҗалыгы белән шөгыльләнә: аларның дүрт савым кәҗәсе, кошкортлары бар. Елена Васильевна чәчәкләр үстерергә ярата.

Ир белән хатын уллары Аркадийны һәм кызлары Надежданы тәрбияләп үстергәннәр, алар гаиләләре белән Казанда яшиләр. Балалар еш кына әти-әниләре янына кайталар, ярдәм итәләр. Улы да гер спорты белән мавыга, район ярышларында һәрвакыт призлы урыннар ала. Оныгы Эмиль быел Кибәчтә узган Сабантуйда икенче урынны алган. Александр Аркадьевич сүзләренчә, ул бабасының ничек шөгыльләнүен күзәткән һәм аның артыннан кабатлаган.

– Мин гаиләмә, хатыныма, тәрбияләп үстергән әти-әниемә, шундый талант өчен язмышыма, Аллага рәхмәтлемен. Якыннарым минем спорт белән шөгыльләнүемне хуплый. Минем җиңүләрем – аларның җиңүләре дә. Шулай ук район башлыгы Илһам Кашаповка, мәрхүм Илшат Шәфигуллинга финанс яктан, шулай ук һәрвакыт киңәшләре белән ярдәм иткәне, ярышларга җибәргәннәре өчен, һәм, әлбәттә, барлык җанатарларга да рәхмәтлемен, – диде ветеран.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше