Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Спорт

Питрәчнең яшь футболчылары республика турнирында катнашты

Безнең спортчылар өченче урын алды

Казан шәһәренең «Рубин» стадионында 2011-2012 елгы егетләр арасында «Кожаный мяч» республика турнирының финал уеннары узды.

Питрәч футболчылары «Б» төркемендә Казанның «Импульс» командасына 0:2 исәбе белән җиңелделәр һәм шул ук исәп белән «Факел»ны (Нурлат) оттылар. Шул рәвешле, ярымфиналга чыгып, безнең спортчылар турнирның булачак чемпионы – Яшел Үзән командасына 0:7 исәбе белән җиңелделәр.

Өченче урын өчен уенда питрәчлеләр Арча шәһәреннән яшьтәшләрен 1:0 исәбе белән җиңеп, бронза медаль яулыйлар.

Команданың тренерлары – Александр Каляшин һәм Илфат Шакиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт ЗОЖ