Питрәчнең «Виктория» командасы — янә чемпион
Авыл яшьләре арасында мини-футбол буенча район чемпионаты тәмамланды, анда 15 команда катнашты.
Турнир май аенда башланды һәм сентябрь уртасында тәмамланды. Башта командалар бер әйләнешле турнир уздырды, аның нәтиҗәләре буенча плей-офф сериясендә (ике җиңүгә кадәр) сигез иң көчле команда чемпионат медальләре өчен көрәште. 9-15 урыннарны алган командалар Кече кубок өчен уйнады.
Өченче урын өчен Питрәчнең «Олимп» һәм «Барса» командалары көрәште. Ике матч та киеренке көрәштә узды. Беренче уен тигез исәп белән тәмамланды - 1:1, ә пенальти сериясендә «барслар» төгәлрәк булды. Икенче уенда «Олимп» исәпне озак алып барды, тик я һөҗүмчеләр капкага эләкмәде, я барслар капкачысы үз командасын коткарды. Ә "Барса" үз моментларын кулдан ычкындырмады, икенче таймда алар өч туп кертте һәм 3:1 исәбе белән җиңүгә иреште.
Район чемпионы исеме «Виктория» (Питрәч) һәм «Феникс» (Царево) командалары арасындагы уенда билгеләнде. Ике тапкыр 4:0 һәм 6:3 исәбе белән җиңеп, «Виктория» икенче ел рәттән район чемпионы булды.
Тиздән 2022-2023 сезоны футзалы буенча район чемпионатына да старт биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа