Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Спорт

Питрәчтә яшүсмерләр командалары арасында мини-футбол буенча ачык турнир узды

Чара подполковник Руслан Шиһабетдинов истәлегенә багышланды

Руслан Шиһабетдинов СВО зонасында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булды. Ярышлар беренче тапкыр, нәкъ менә аңа 35 яшь тулган көннәрдә үтте. Турнир хәзер традиция буенча ел саен узачак.

Турнирның мәртәбәле кунаклары хәрби хезмәткәрнең әти-әнисе, энесе, хатыны һәм ике баласы, Россия Герое Иван Додосовның әнисе Татьяна Додосова, Руслан Гыйльмановичның сыйныфташлары һәм район җитәкчелеге вәкилләре булды.

– Без якташыбыз, чын сугышчы истәлегенә багышланган футбол турнирын ачык дип игълан итәбез. Ул Питрәчтә туган һәм аның Ватанны саклаучы, офицер юлы шушында башлана. Ул Казан югары танк команда училищесы курсантыннан алып армия штабында җаваплы урыннар биләүгә кадәр хезмәт мәктәбен үтә. Руслан Гыйльман улы – безнең һәркайсыбыз, бигрәк тә яшь буын өчен чын үрнәк, – дип билгеләп үтте сәламләү сүзендә Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марина Харитонова.

Геройны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм фотопортретына чәчәкләр салдылар. Аның әнисе Елена Шиһабетдинова чараны оештырган өчен район җитәкчелегенә, шулай ук улы истәлегенә турнир үткәрү идеясе өчен аның сыйныфташларына зур рәхмәт белдерде.

– Без, малайлар гына түгел, кызлар да, мәктәп ишегалдында футбол уйный идек. Руслан беркайчан да безне кыерсытырга ирек бирмәде, аның турында бары тик яхшы, уңай хатирәләр генә саклана. Мондый ярышларны оештыру идеясе үзеннән-үзе барлыкка килде. Мин аны сыйныфташларыма тәкъдим иттем, алар хупладылар. Русланның хәтеребездә калуын телибез, – дип сөйләде аның сыйныфташы Людмила Чукурова.

Әлбәттә, бу башлангычны Русланның әти-әнисе дә хуплаган.

– Улыбызны искә алу турниры традициягә әверелсен иде. Улым – минем горурлыгым! Ул минем дустым да, киңәшчем дә иде, без аның белән чын дуслар идек, – дип билгеләп үтте әтисе Гыйльман Гыймранович.

Тормыш иптәшен Елена Николаевна да хуплады, аңа бу көнне сүз әйтү бик авыр иде:

– Улыбыз үз Ватанының чын патриоты иде, һәм ул илебезнең җиңәчәгенә һәрвакыт ышана иде. Ватанны саклаганда батырларча һәлак булды.

Ярышларда Көек авылыннан, «Царево» торак комплексыннан, Шәле һәм Питрәч авылларыннан барлыгы 2014-2015 елгы алты яшүсмерләр командасы катнашты. Кызу көрәш нәтиҗәсендә җиңүчеләр билгеләнде. Беренче урынны «Пестрецы» командасы алды, икенче урында – «Виктория» командасыннан шулай ук Питрәч спортчылары, призерлар өчлеген «Царево» торак комплексыннан «Искра» командасы йомгаклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше