Питрәчтә көрәш буенча ачык шәхси-команда турниры узды
Көрәшчеләр үҗәтлек һәм үз көчләренә ышаныч күрсәттеләр
Питрәчтә “Ак Барс Питрәч” ҖЧҖ призларына көрәш буенча ачык шәхси-команда турниры узды.
Ярышлар гадәттәгечә спорт мәктәбендә узды. Келәмгә 2007-2009, 2010-2012 елгы яшүсмерләр һәм иратлар чыкты. Анда питрәчлеләрдән тыш Казан, Яшел Үзән һәм Теләче районнары көрәшчеләре дә катнашты.
Балалар һәм яшүсмерләр арасындагы көрәш, мөгаен, һәрвакытта да турнирның иң эмоциональ һәм мавыктыргыч өлешенә әвереләдер. Ул матур алымнар белән аерылып тормаса да, гаҗәеп көндәшлек рухы белән игътибарны җәлеп итә. Яшь спортчыларның берсе дә бирешергә теләми, барысы да тешләрен кысып көрәшә, җиңелгәннән соң күз яшьләрен көчкә тыя. Бил алышларны тәҗрибәле көрәшчеләр дә күзәтте. Михаил Чернов ТРның атказанган спорт мастеры, РСФСРның милли көрәш буенча спорт мастеры үзенең балачагы турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Ул кечкенә Талкыш авылында туып-үскән.
– Минем әти көрәшче иде, берничә тапкыр Янсуарда Сабантуй батыры булды. Ул вакытта көрәш бик популяр иде. Катнашучылар шулкадәр күп була иде, жирәбә салганда икеөч дилбегәне бергә бәйләп куялар иде. Әти белән сыерлар көткәндә, печән кибәне артына утырып, кулга төрле таякчыклар алып, аларга батырларның исемнәрен биреп, аларны көрәштереп Сабан туе уйный идем. Без көрәш белән үстек, яшәдек. Әйе, хәзер дә бар, бик үҗәт, максатчан, көчле егетләр, ләкин алар аз, һәм елдан-ел азрак шул, – ди Михаил Николаевич.
Ул күп вакытын яшьләрне тәрбияләүгә багышлаган, физкультура укытучысы, спорт мәктәбендә тренер булып эшләгән. Көрәшчеләрнең тренеры, ярышларның баш хөкемдары Алмаз Галимҗанов шулай ук көрәш белән шөгыльләнүче яшүсмерләрнең аз булуын билгеләп үтә. Ул Ленино-Кокушкино мәктәбендә яшь егетләрне көрәш серләренә өйрәтә.
– Хәзер балалар азрак, димәк, көндәшлек тә аз дигән сүз. Бу безнең төп проблема. Һәм балаларның физик әзерлеге елданел кими бара дияр идем. Мин моның бу буынга гына кагылмавын сизәм. Мәсәлән, мин 1983 елгы, 1973 елгы егетләр бездән чыдамрак иде. Безнең заманда күңел ачу чаралары аз иде, без спортка тартылдык, хәзер балаларның бердәнбер яраткан шөгыле – планшет. Көрәш – ул футбол түгел, команда белән уйнамыйсың, баланы кызыктыра торган уен түгел, бу авыр ярыш, анда син көндәшең белән берүзең генә, – дип сөйләде ул.
Спорт мәктәбе директоры Айрат Галиев мондый ярышларның нәкъ менә балалар өчен мөһимлеген билгеләп үтте, анда спортчылар үз көчләрен, эчке рухларын күрсәтергә өйрәнә, олырак көрәшчеләрнең күтәреп салу һәм башка алымнарының матурлыгын бәяли ала. Турнир быел 21 нче тапкыр узды. Ул “Ак Барс Питрәч” ҖЧҖ генераль директоры һәм район көрәш федерациясе президенты Радик Зиннәтов ярдәме белән узды.
Нәтиҗәләр
2010-2012 елгы яшүсмерләр арасында 40 килограммга кадәр авырлык категориясендә беренче урынны Күн авылыннан Илфат Тимергалиев алды, калган призлы урыннарны Яшел Үзәннән Азат Фәхретдинов һәм Камил Гыйльманов алды. 46 килограммга кадәр яшүсмерләр арасында Салават Сөнгатуллин җиңүче булды. Ул көрәштә әтисенең үрнәк булып торуы турында әйтте. Икенче урында – Ибраһим Исмәгыйлев, өченче урында – Рияз Сөнгатуллин, Ленино-Кокушкино егетләре. 46 килограммнан югары авырлык категориясендә яшүсмерләр арасында беренче урынны Казан көрәшчесе Ислам Купкенов алды, икенче урында – Алексей Малов, өченче урында – Яшел Үзәннән Самат Халиков. 2007-2009 елгы яшүсмерләр шулай ук өч үлчәү категориясендә көч сынаштылар. 60 килограммга кадәр яшүсмерләр арасында беренче урында – Ленино-Кокушкинодан Инсаф Сөнгатуллин, икенче урында – Яшел Үзәннән Әмир Шәйхуллин, өченче урында – Ленино-Кокушкинодан Мөхәммәт Исмәгыйлев. 65 килограммга кадәр яшүсмерләр арасында беренче урынны беренче мәктәптән Айназ Нуриев алды, икенче урында – икенче мәктәптән Сәидәбдулла Рәсүлев. Яшүсмерләр арасында 65 килограммнан югары авырлык категориясендә өченче урынны Владислав Жестков алды, призлы урыннарны Яшел Үзәннән Инзил Ильясов һәм Илһам Минатуллин яулады. Команда зачетында беренче урынны Ленино-Кокушкино егетләре алды, икенче урында – икенче мәктәп, өченче урында – Күн авылы.
Ир-атлар арасында 70 килограммга кадәр авырлык категориясендә беренче урында – “Ак Барс Питрәч” командасыннан Марсель Сәйфуллин, икенче урында – Күн авылыннан Ислам Тимергалиев, өченче урында – “Ак Барс Питрәч” командасыннан Фәнис Шәмгунов. 90 килограммга кадәр авырлык категориясендә “Ак Барс Питрәч”тән Ислам Шәйдуллин, беренче һәм икенче урыннарны теләчелеләр Алмаз Сәетов һәм Мөхәммәд Хәбибуллин яулады. 90 килограммнан югары авырлыктагы көрәшчеләр арасында беренче урынны Яшел Үзән районыннан Ранил Галиев алды, икенче урында – Күн авылыннан Рүзәл Нурмөхәммәтов һәм өченче урында – “Ак Барс Питрәч”тән Фәнис Шәмсетдинов. Команда зачетында “Ак Барс Питрәч” командасы җиңде, икенче урында – Күн авылы, өченчедә – Иске Йорт авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia