Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Питрәчтә мәктәпкәчә яшьтәге балалар ГТО нормаларын тапшырдылар

Алар өчен мавыктыргыч ярышлар оештырылды.

Питрәчнең "Каенкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр ГТО нормаларын тапшырдылар.

Алар өчен мавыктыргыч ярышлар оештырылды. Алар урыннан озынлыкка сикерделәр, идәннән кулларда күтәрелделәр, боҗра ыргыттылар һ.б. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар физкультура дәресләре вакытында атнага өч тапкыр шөгыльләнә. 

Тәрбияләнүчеләр бер-берсенә ярдәм итеп, күнегүләрне бик теләп башкардылар, шулай да һәркем беренче булырга теләде. Алар балалар бакчасында гына түгел, өйдә дә спорт белән шөгыльләнүләре турында сөйләделәр.

Мин рәсем ясарга, биергә яратам. Күптән түгел сеңлем белән спорт залына бардык. Өйдә дә шөгыльләнәм" - дип уртаклашты 6 яшьлек Риана Хәсәнова. 

Аларның тәрбиячесе Елена Лукина дәресләргә даими йөрүчеләрнең яхшы нәтиҗәләр күрсәтүен билгеләп үтте.

Балаларыбыз спорт сөючән. Актив уеннар, сикерүләр яраталар», - ди тәрбияче. 

Балалар бакчасыннан соң күп кенә балалар төрле спорт секцияләренә, йөзүгә йөри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше