Питрәчтә милли көрәш буенча турнир узачак
Көрәшчеләр өч авырлык категориясендә көч сынашачак.
23 ноябрьдә район үзәгенең комплекслы спорт мәктәбендә ТРның атказанган спорт мастеры Михаил Чернов призына турнир узачак. Келәмгә 2006-2007, 2008-2009, 2010-2011 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр чыгачак. Һәр яшь категориясендә көрәш өч авырлык категориясендә үтәчәк. Җиңүчеләрне һәм призерларны медальләр, дипломнар һәм кыйммәтле призлар көтә.
Ярышлар сәгать 8 дә башлана. Керү ирекле. 6+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа