Питрәчтә мини-футбол: «Ленино» алда бара
Команда «Ред Булл»ны җиңде
Авыл яшьләре арасында узган мини-футбол буенча район чемпионатының 13 нче тур уеннары узды, биредә призлы урыннар өчен көрәшүче командалар бер-берсе белән очрашты. «Ленино» командасы киеренке көрәштә «Ред Булл»ны 2:1 исәбе белән җиңде. Шул рәвешле, ленинококушкинолылар 33 очко җыйды һәм хәзер икенче урында булган «Виктория»дән 5 очкога алда бара.
«Виктория» бу турда «Фортуна»га 1:4 исәбе белән оттырды. Бу җиңүдән соң шәлелеләр өченче урынга күтәрелде, аларның исәбендә 27 очко. «Ред Булл»да хәзер 24 очко, ә «Барсы»да– 23. «Барслар» үз матчында «Синара»ны 3:0 исәбе белән җиңде.
Чемпионатның аутсайдеры булган «Трудовые резервы» командасы бу юлы «Феникс»ка 4:5 исәбе белән җиңелде. Турның башка матчында «Олимп» «Милан»ны 4:3 исәбе белән отты.
Иң яхшы бомбардирлар исемлегендә Сергей Одинцов («Виктория») алда бара, ул «гол+пас» системасы буенча 34 балл җыйды (20 гол һәм 14 гол пасы). Аны Азат Иризиев («Барса») куып җитте диярлек – спортчы исәбендә 33 балл бар (15 гол һәм 18 гол пасы).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia