Питрәчтә өлкән кешеләр арасында спартакиада узды
Барлык катнашучылар һәм призерлар оештыручылардан истәлекле бүләкләр һәм грамоталар алдылар.
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында комплекслы спорт мәктәбендә өлкән буын кешеләре арасында традицион спартакиада узды.
Биредә егермедән артык кеше шашка, шахмат, пневматик мылтыктан ату, өстәл теннисы буенча ярышырга җыелды.
Җиңүчеләр: Мостафа Баһаветдинов (шашка), Әлфия Матвеева (шашка, ату), Сергей Корноухов (шахмат), Илдар Насыйбуллин һәм Илшат Гайсаров (ату).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа