Питрәчтә «Татарстан кроссы-2022» Йөгерү көне узачак
Ә сез йөгерәчәксезме?
Шимбә көнне, 17 сентябрьдә, наратлыкта стадионда «Татарстан кроссы-2022» Йөгерү көне узачак.
Башта сәгать 10да ярышларда катнашучыларны теркәү булачак.
Тантаналы ачылыштан соң 11 сәгатьтә стартлар башлана. 1500 метр дистанциягә беренчеләрдән булып 5-8 нче, аннары 10-11 нче сыйныф укучылары чыгачак. Шулай ук хатын-кызлар һәм ир-атлар, пенсионерлар, оешма-предприятие җитәкчеләре йөгерәчәк.
Катнашучылар өчен концерт номерлары әзерлиләр, ә фиништан соң кайнар чәй һәм коймак белән сыйланырга мөмкин булачак.
Ярышлардан соң призерларны истәлекле бүләкләр һәм оештыручылардан грамоталар көтә.
Бу көнне теләге булган һәркем ГТО нормативларын тапшыра ала. Барлык питрәчлеләрне дә сәламәтлек бәйрәменә чакыралар!
6+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа