Питрәчтә төрле стильле карате буенча ачык республика ярышлары узды
Турнирны СВО каһарманнары истәлегенә багышладылар
Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»
Питрәчтә “Мишә” спорт комплексында төрле стильле карате буенча ачык республика ярышлары узды. Бу спорт вакыйгасы гына түгел, ә үз гомерләре бәрабәренә хәрби бурычын үтәүчеләрне искә алу чарасы да булды.
Турнир махсус хәрби операция зонасында һәлак булган ике якташыбыз – Никита Антонов һәм Александр Федосеевка багышланган иде. Никита Антонов мотоукчылар полкы сержанты булып хезмәт иткән, 2023 елның декабреннән хәрби хезмәт узган һәм 2025 елның 31 мартында хәрби бурычларын үтәгәндә батырлык күрсәтеп һәлак булган. Александр Федосеев мотоукчылар полкында рядовой булып хезмәт иткән, 2023 елның 12 декабрендә һәлак булган һәм үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.
Ачылу тантанасы Александр Федосеевның туганнары сәламләвеннән башланды – залда аның әнисе, хатыны һәм кызлары, сеңлесе һәм туганнан туган энеләре бар иде. Һәлак булган сугышчының әнисе күз яшьләре белән улы турындагы хатирәләре белән уртаклашты:
– Ул ягымлы, яхшы күңелле, ярдәмчел иде. Кем генә сораса да, үз эшеннән бүленеп ярдәмгә ашыкты.
Чараның хөрмәтле кунаклары район җитәкчелеге, Татарстанның спорт бергәлекләре, шул исәптән хәрбиләр вәкилләре булды. ТР катнаш көрәш федерациясе вице-президенты, СВОда катнашучы Максим Китанин спортның һәм патриотик тәрбиянең мөһимлеген билгеләп үтте:
– Спорт һәм патриотлык үзара бәйләнгән. Көрәш белән шөгыльләнүче егетләр физик күнекмәләрен генә түгел, рухи көчләрен дә үстерәләр. Тренерлар һәм ата-аналар аларга безнең тарих турында сөйләргә тиеш. Ватан өчен гомерләрен биргән геройларыбызны онытмавыбыз бик мөһим.
Россия көрәш сәнгате берлегенең ТР буенча башкарма комитеты җитәкчесе, ТР җәмәгать эшлеклеләре берлеге рәисе Александр Дарненков турнирның муниципалитет һәм республика өчен генә түгел, ә бөтен ил өчен әһәмиятле булуына игътибар итте:
– Безнең төп бурычыбыз – якташларыбыз турында мәңгелек истәлекне саклау, – дип йомгаклады ул сүзен һәм СВОда катнашучыларга ярдәм иткәне өчен Рәис Сөләймановка рәхмәт хаты тапшырды. d Нәтиҗәләр Турнирда Питрәч, Югары Ослан, Теләче, Кайбыч районнарыннан, шулай ук Казан һәм Яр Чаллыдан яшь спортчылар катнашты. Питрәчлеләр арасында 21-90+ килограмм авырлык категориясендә 4-17 яшьлек 38 бала җиңүче һәм призер булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа