Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Спорт

Питрәчтә тренер мобилизацияләнгән ир-атларның балаларын бушлай йөзәргә өйрәтә

Шулай итеп ул үзенчә гаиләләргә булышырга булган

Питрәчтә йөзү буенча тренер Алексей Иванов мобилизацияләнгән гаиләләргә ярдәм итәргә карар кылган һәм балаларын бушлай кабул итә башлаган. Бүгенге көндә ярдәмне 8 гаилә алган. Хәзер алар дәресләр өчен түләмиләр.

Мин бу гаиләләргә ярдәм күрсәтергә теләдем. Аларга акчалата чыгымнарын бераз гына булса да җиңеләйтү өчен», – диде Алексей Николаевич.

Ул балалар белән атнага 2 тапкыр шөгыльләнә. 2018 елдан Питрәч балаларын йөзәргә өйрәтә.

Балалар арасында йөзү районда зур популярлык казана, иң массакүләм спорт төре булып тора. Минем укучыларым яхшы нәтиҗәләр күрсәтәлә, - дип сөйләде тренер. 

Ул мобилизацияләнгән гаиләләрдән балаларны бушлай кабул итүне дәвам итәчәген ассызыклады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше