Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Спорт

Питрәчтә ветеран хоккейчылар сезонны ачтылар

Безнең команда беренче урын алды

Гадәттә Питрәчтә боз аренасында салкынча саф һава бөркелеп тора, ә бүген монда бөтен җаны-тәне белән хоккейны яратучы ир-атларның җылы сулышы сизелеп торды. Алар өчен хоккей уен гына түгел, ә күңел халәте, философия, ныклыкны тикшерү. “Питрәч Арена”сы 50 яшьтән олырак ир-атлар арасында хоккей буенча ачык турнир кабул итте, ул 2025-2026 еллар сезонына старт бирде. Бозга алты команда чыкты: Питрәчләр, Балтач, Кукмара, Апас, Байлар Сабасы һәм Арчадан килгән кунаклар. Бу спорт кына түгел иде. Ветеран хоккейчыларның уены мавыктыргыч тамаша булды.

Әгәр дә сез ветераннар хоккее – арыган ир-атларның ашыкмыйча гына бозда шууы дип уйлыйсыз икән, бик нык ялгышасыз. Бу – акыллы, тактик яктан грамоталы, азартлы хоккей. Югары лигадагы кебек тизлек булмаса да, тормыш һәм спорт тәҗрибәсе белән акыл туплаган уенчылар кырны бик яхшы күрә, команда уенының асылын аңлый, үзләрен дә күрсәтергә әзер. Бу чын-чынлап мавыктыргыч. Уен булитларга кадәр барып җитте.

– Яхшы состав уйнавы күренеп тора, уен мәгънәле, эчтәлекле, – дип билгеләп үтә комплекслы спорт мәктәбе директоры Алексей Чукуров. – Кагыйдәләр дә ветераннарга яраклаштырылган: көчле көрәш юк – бу сәламәтлекне саклау өчен бик мөһим.

Бу ир-атлар өчен хоккей ярыш кына түгел. Бу яшәү рәвеше, көндәлек эш-мәшәкатьләрдән арынып тору, буыннар һәм районнар арасында элемтәләрне саклау.

– Ветераннар спортының әһәмияте шунда: без инде олы яшьтә, әмма тормыштан калышмыйбыз, яшьләр белән уйныйбыз, тигезләшәбез. Алга таба яшәргә һәм эшләргә, файда китерергә омтылыш бар, – дип фикер йөртә Байлар Сабасы командасы капитаны Дмитрий Коровин.

– Кешеләр спорт белән шөгыльләнә һәм үз сәламәтлекләренә игътибар итә, бу инде зур плюс. Үсеп килүче буын өчен үрнәк булырбыз дип ышанам, – ди Арчадан команда капитаны Дмитрий Козников.

Ә Питрәч командасының элеккеге капитаны Николай Владимиров өчен мондый турнирлар – дуслык һәм бердәмлекне гәүдәләндерү: “Бу Татарстан дуслыгы. Халыклар дуслыгы... Кырда эшләүчеләр, механизаторлар, ремонтчылар – барысы да монда. Бу икенче Сабантуй кебек”.

Кызганыч, якты, ихлас һәм компромиссыз тамашага тамашачылар энергиясе җитмәде.

– Гомумән, һәр турнир – ул бәйрәм. Ләкин ни өчендер җанатарлар юк. Бәлки, катгыйрак итеп чакырырга кирәктер, – дип билгеләп үтә Николай Владимиров.

Яшь җанатарларның берсе Кирилл Сучков үзенең монда килүенә үкенми: “Уен ошады. Уенчылар бик яхшы уйный”.

Финалга Питрәч һәм Балтач командалары чыкты. Безнең көндәш – атаклы, Сочидагы Төнге хоккей лигасының һәвәскәр командалары арасында алкалы хоккей буенча икенче Бөтенроссия фестивалендә катнашучы. Аларның осталыгын бәяләми мөмкин түгел.

Киеренке каршылыкта таблода исәп озак вакыт 0:0 булып торды. Шулай да матч тәмамланырга берничә минут кала питрәчлеләрнең чираттагы һөҗүме Балтач оборонасын сузды, һөҗүм позициясенә безнең сакчы килеп чыкты һәм алканы сул тугызлыкка җибәрде. Капкачы каршылык күрсәтә алмады. 1:0 – питрәчлеләр җиңүе.

Җиңүчеләр капитаны Илнур Бикчәнтәев җиңүгә бик куанды:

– Әлбәттә, без җиңдек һәм эчтәлекле уен күрсәттек. Без һәр чәршәмбе биредә, боз сараенда шөгыльләнәбез, яңа турнирларга әзерләнәбез. Спорт физик форманы, сәламәт яшәү рәвешен саклау өчен мөһим. Команданың төп өлеше җидесигез кешедән тора, әмма оптималь составта 20гә кадәр уенчыны бозга чыгара алабыз.

Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләүдә район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Раил Хәсбиев катнашты. Иң яхшы уенчы дип Питрәч командасының һөҗүмчесе Илнар Сөләйманов танылды.

Турнир тәмамланды, әмма сезон әле башланды гына. Алда – яңа матчлар, яңа җиңүләр һәм зур хоккей гаиләсенең яңа очрашулары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше