Питрәчтә волейбол буенча турнир узды
Аның кысаларында акча җыю буенча хәйрия акциясе узды

Питрәчтә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен волейбол буенча турнир узды.
Ватан Геройлары көненә багышланган хәйрия турнирында алты команда катнашты. Аларны район башлыгы Илһам Кашапов сәламләде.
– Әлеге турнирның максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, үсеп килүче буында тормышка уңай карашл формалаштыру, – дип билгеләп үтте ул.
Турнир кысаларында акча җыю буенча хәйрия акциясе узды, ул махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм алуга юнәлдереләчәк.
– Без мондый турнирда бик теләп катнашабыз. Чөнки махсус хәрби операция зонасында безнең һәрберебезнең якын кешеләре бар. Кемнеңдер абыйсы, кемнеңдер дусты, хезмәттәше яки танышы шунда. Без ир-егетләрнең монда алар турында онытмауларын белүләрен телибез. Аларга ничек тә булса ярдәм итә алсак, без моңа бик шат, – дип билгеләп үтте Питрәч волейбол лигасын оештыручы Роман Филиппов.
Уеннар нәтиҗәсендә Богородск авылы командасы җиңү яулады, икенче урында – Иске Шигали, өченче урында – Кибәк Иле командасы. Барлык приз фондын волейболчылар хәйриячелеккә юнәлдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia