Питрәч бозына беренче тапкыр "Алтай" һәм "Орлан" чыгачак
Дүрт көн дәвамында, 21-24 августта, "Питрәч-Арена" боз сараенда 2006 елгы егетләр арасында Татарстан Республикасы көненә багышланган хоккей турниры булып узачак.
Әлеге турнир озын сезон алдыннан әзерлек булып санала, кайбер ярышлар инде сентябрьдә башланачак, шуңа күрә бу яшь хоккейчылар өчен бик файдалы.
Турнирда барлыгы алты команда: "Ак барс" (Казан), "Сарматы" (Оренбург), "Ягуар" (Кукмара), "Питрәч" катнашачак. Һәм беренче тапкыр безнең бозга "Орлан" (Стәрлетамак, Башкортстан) һәм "Алтай" (Барнаул) командалары чыгачак.
Бер көн эчендә дүрт уен узачак, алар 9.30да башланачак. 21 августта 14.00 сәгатьтә, "Питрәч” - "Ягуар" уеныннан соң, турнирның тантаналы ачылуы булачак.
Питрәч командалары уеннарының расписаниесе: 22 августта 11.45тә - "Сарматы" белән, 23 августта 9.30да - "Алтай" белән, 16.15тә - "Орлан" белән, 24 августта 10.45тә - "Ак барс" белән.
24 августта 15.00 дә турнир ябылачак.
Спорт яратучыларны яшь хоккейчылар башкаруында мавыктыргыч хоккей карарга чакырабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia