Питрәч бозында янә зур хоккей
Безнең хоккейчылар үз җанатарларына якты җиңүләр бүләк итәргә ияләнделәр инде. Республика һәм Россия командалары катнашында күп кенә турнирлар “Питрәч-Арена” спорт сарае бозында уза.
Бу юлы 2010 елгы малайлар командалары арасында Татарстан хоккей федерациясе призына ярымфинал турнирының өченче этабы өч көн дәвамында, 6-8 мартта, безнең спорт сараенда узачак.
Бозга “Волна”, “Динамо-1” (икесе дә Казаннан), “Лидер” (Ульяновск), “Айсберг” (Менделеевск), “Девон” (Туймазы, Башкортстан) һәм “Пестрецы” хоккей командалары чыгачак.
6 мартта 13.00 сәгатьтә безнең команда “Айсберг”, 16.30да - “Девон” белән; 7 мартта 10.30да - “Лидер” белән; 8 мартта 13.30да - “Динамо-1” белән уйнаячак.
Турнирның ике уены алдан булды. Безнең егетләр “Волна”га 0:3 исәбенә оттырды, “Лидер”ны 7:5 исәбе белән җиңде.
1-3 урыннарны алган командалар ярышларның финал өлешенә чыгачак.
Хоккей яратучыларны боз сараена яшь хоккейчыларның кызыклы, мавыктыргыч уеннарын карарга чакырабыз.
6+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа