Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Спорт

Питрәч футболчылары сезонны ачтылар

Май ае уртасыннан мини-футбол буенча икенче сезон ачылды. Ике лигада барлыгы 16 команда, ир-егетләр арасында районның иң көчле командасы исеме өчен көрәшәчәкләр.

- Быел беренче лигада районның барлыгы сигез командасы катнашачак, - ди турнирны оештыручыларның берсе Владислав Щуплецов, - алар турнирда район чемпионын билгелиячәкләр. Иң көчле команда исеменә "Стар" (Иске Шигали), "Ленино", "Арсенал" (икесе дә Ленино-Кокушкинодан), "Легион" (Шәле), "Кощаково" (Кощак), "Олимп", "Виктория", "Кристалл" (барысы да Питрәчтән) көрәшәчәк.

Беренчелекне "Стар" һәм "Арсенал" командалары ачты, бу уенда Иске Шигали командасы көчлерәк булып чыкты, алар көндәшләрен 6:4 исәбе белән җиңделәр. Икенче уенда "Олимп" командасы "Кощаково"ны 6:2 исәбе белән җиңде. Киләсе көнне мәйданчыкка "Кристалл" һәм "Виктория" командалары чыкты. Уен, "Виктория" командасы файдасына узды, алар көндәшләрен 6:1 исәбе белән җиңделәр. Һәм шул ук көнне узган икенче уенда, бер команда күбрәк һөҗүм итте һәм күбрәк якланды. "Легион" командасы "Ленино"ны 4:0 исәбе белән җиңде.

- Безнең лигада уеннар сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә уза, - дип дәвам итте Владислав, - һәм кичке сәгать 8дә башлана. Матчлар, Питрәч балалар шәһәрчегенең мини-футбол мәйданчыгында уза. Яратып караучыларны футбол матчларында көтеп калабыз, үз командагыз өчен җанатарга килегез.

Әлбәттә, район яшьләренең футболны зур мәйданчыкта уйнау хыялы бар, хәзер күпләр бу популяр һәм яратып уйный торган спорт төре белән шөгыльләнә бит. Хәзерге вакытта, безнең мини-футбол командаларында 12-14 уенчы исәпләнә, димәк ике йөздән артык егет һәм ир-атлар футбол белән шөгыльләнә.

- Район ярышларында без бик теләп катнашабыз, - ди Шәленең "Легион" командасы уенчысы Илфат Шакиров, - мини-футбол буенча кышкы турнирда уйнадык, ә безнең хоккей командасы авыл җирлекләре арасында хоккей буенча район чемпионы булды. Тик менә безнең Шәле яшьләренә уйнарга һәм күнекмәләр ясарга урын юк, әгәр дә бездә дә мини-футбол мәйданчыгы ясасалар бик әйбәт булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса