Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Спорт

Питрәч футзалы. "Барс" "Виктория"дән бер очкога калыша

Авыл яшьләре арасында барган район чемпионатында Питрәчнең «Виктория» командасы турнир дәвамында лидер булды. Хәзер аннан бер очкога "«Барса» калыша.

"Виктория" бу егерменче турда "Тау Иле" белән тигез исәпкә уйнады - 0:0. 
Хәзер "Виктория" нең 44 очкосы бар, ә "Барса" 43 очкога ия.
Сүз уңаеннан, егерменче тур бик киеренке көрәштә узды, барлык уеннар да диярлек командаларның берсе минималь исәпкә җиңүе белән тәмамланды. "Стар" "Фрейндшип"ны - 5:4, "Олимп" "Милан"ны - 6:5, "Легион" "Аврора"ны - 3:2, "Феникс" "Ред Булл"ны - 4:2, КПРФ "Атлетико"ны - 3:1 исәбенә җиңде.
Бары бер уенда гына зур исәп теркәлде. "Аякс" чемпионатның аутсайдеры "Спортинг"ны 9:2 исәбенә тар-мар итте. Бу җиңүдән соң ленино-кокушкинолылар 40 очко җыеп, өченче урында бара. Лидерлар төркеменә кергәннәр арасында: «Легион» - 38, «Тау Иле» - 37, «Стар» - 36, «Олимп» - 31 очко.
Снайперлар арасында Лидер Сергей Одинцов ("Виктория") инде өченче тур рәттән нәтиҗәлелек өчен баллар җыя алмый, шуңа да карамастан, ул 64 балл белән (43 гол+21 пас) өстенлектә тора. Хәзер Роман Мяткин («Аякс») аннан нибары сигез баллга калыша.
Киләсе атнадан командалар икешәр уен уздырачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Сәламәт яшәү рәвеше