Питрәч хоккейчылары елны югары нотада тәмамлады
"Питрәч" ир-атлар командасы быел соңгы матчны үткәрде.
ПЛХЛ чемпионаты кысаларында ул үз бозында Байлар Сабасыннан килгән көндәшләрен, "Тимерхан" командасын кабул итте.
Язын бу командалар ЕХЛ Кубогы финалында уйнады, анда сабалылар көчлерәк булып чыкты.
Бу юлы безнең хоккейчылар реванш ала алды.
Беренче минутта ук безнең һөҗүмче Ислам Шәвәлиев исәпне ачты. Көндәшләр моңа гол белән җавап бирделәр. Беренче период питрәчлеләр файдасына төгәлләнде - 2:1.
Икенче периодта бары тик бер алка гына кертелде, аны безнең егетләр кертте.
Өченче период иң нәтиҗәле булып чыкты, аның барышында капкаларга алта алка кертелде.
Исәп "Питрәч"файдасына - 7:3. Алкаларны Ислам Шәвәлиев, Данил Воркунов (икешәр), Сабир Янов, Сергей Мошков һәм Константин Игнатьев кертте.
Бу җиңүдән соң безнең команда копилкасында 9 очко җыелды. Ул ГИСУ һәм ТХФП лидерларыннан нибары бер очкога калыша.
Сүз уңаеннан, яңа елда питрәчлеләр беренче уенны ГИСУ белән башлаячаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа