Питрәч хоккейчылары ПЛХЛ чемпионатында икенче урын алды
Ир-ат командалары арасында ПЛХЛ чемпионаты тәмамланды, анда АВ дивизионында тугыз команда катнашты.
Даими чемпионатта өченче урын алып, безнең команда плей-оффка чыкты. Казанның "Смена" һәм "Гагарин" командалары белән уйнап финалга чыкты, анда аларны тагын бер көчле команда - ГИСУ көтте.
Финал сериясенең беренче уены Казанда узды һәм боз хуҗаларының 4:0 исәбенә җиңүе белән тәмамланды.
"Питрәч-Арена" бозында кабат уйнаганда, уен башында казанлылар сигезенче минутта ук ике алка кертте. Алга таба уен тигез көрәштә узды.Тик, кызганыч... Безнең һөҗүмчеләр төгәл булмады, көндәшнең капкачысы исә үз биләмәләрен яхшы саклады. Юкка гына аны турнирның иң яхшы капкачысы дип атамадылар.
Өченче периодта көндәш исәпне 3:0 итте, безнең хоккейчылар моңа бер гол белән генә җавап бирде. Алканы Антон Абдуллин кертте.
Шулай итеп, питрәчлеләр икенче урынны алды. Узган ел чемпионатта безнең хоккейчылар да икенче булганнар иде.
Шуңа да карамастан, командага ныклы дүртле билгесе куярга була. Команда составына Казанның иң көчле командалары белән тигез исәпкә уйнаган яшь уенчылар, Питрәч хоккеенда тәрбияләнүчеләр керде.
Ә күпсанлы җанатарлар команданы алкышлар белән озатты, “Сезон өчен рәхмәт!" дип аларга рәхмәт белдерде
Константин Игнатьев турнирның иң яхшы сакчысы дип танылды, ә Сабир Янов иң яхшы бомбардир булды.
ФОТОРЕПОРТАЖ ⬇
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia