Финалда питрәчлеләр ГИСУ - "Казанские юлбарсы" пары җиңүчесе- белән очрашачак.
Икенче уенда да "Гагарин" (Казан) командасын җиңеп, "Пестрецы" хоккей командасы ПЛЛ чемпионаты финалына чыкты. Бу юлы алар янә көндәшләрен 5:0 исәбенә тар-мар итте.
Питрәчлеләрдән алкаларны Данил Воркунов (ике тапкыр), Антон Абдуллин, Сабир Янов һәм Максим Кутепов (берәр) кертте. Бу серия өчен безнең хоккейчыларга, чыннан да, бишле куярга кирәк.