Питрәч хоккейчылары сезонны җиңүдән башладылар
Октябрь ахырында ПЛХЛ һәвәскәрләр лигасында өченче сезон башланды.
«А+В» дивизионында сигез команда чыгыш ясый, алар арасында безнең ир-атлар командасы да бар. 25 октябрьдә Питрәч командасы «Питрәч – Арена» боз сараенда «Вымпел» ВДПО командасы белән сезонны ачты. Яңгырлы һава торышына карамастан, яраткан командаларга көч бирергә район үзәгеннән генә түгел, башка торак пунктлардан да күп җанатарлар килгән иде.
Безнең хоккейчылар уенны бик көчле башладылар, һәм тиздән яшь һөҗүмче Вадим Ящук исәпне ачты.
Тулаем алганда, уен Питрәч хоккейчылары өстенлегендә барды, алар бик күп һөҗүм итте, ләкин капкаларга алкалар бик сирәк эләкте. Безнекеләр алга чыкты, ә көндәшләр исәпне тигезләде.
Өченче периодта исәп 4:4 иде, бары тик зур тырышлык белән генә матч азагына бер минут ярым калгач, Рамил Исхаковның алканы төгәл кертүе турнирда беренче җиңү алып килде.
Калган алкаларны Әлмир Даминов, Тимур Сәмигуллин һәм Сабир Янов кертте.
Башка уеннар алдагыча тәмамланды: «Гагарин» - «Тимерхан» -3:3, ТХФП - «Торнадо» - 5:4.
Питрәчлеләрнең алдагы уеннары 1 ноябрьдә «Тимерхан» белән булачак, ә 8 ноябрьдә алар «Спутник» командасын кабул итәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа