Питрәч мини-футболы: турнир таблицасын ике команда җитәкли
Мини-футбол буенча район чемпионатының сигезенче турында Ленино-Кокушкинодан «Аякс» һәм «Арсенал» командалары уйнады. Бу турга кадәр алар лидерлар иде.
Уен киеренке узды. Исәпне «Арсенал» ачты. Тик тиздән «Аякс» исәпне тигезли алды. Икенче таймда «Аякс» көндәшләренең капкасына тагын 3 гол кертте. Уен 4:2 исәбенә «Аякс»ның җиңүе белән тәмамланды. «Барса» аутсайдерларның берсе - Шәленең «Фортуна» командасы белән уйнады һәм матч азагында, соңгы секундларда туп кертеп, җиңү яулады. Исәп - 4:3.
Башка уеннар бер команданың зур җиңүе белән тәмамланды. Ике аутсайдерның очрашуында «Энергия» «Спортинг»ны 11:2 исәбе белән тар-мар итте, шул рәвешле беренче җиңүен яулады.
«Виктория» «Дортмунд»ны - 9:2, «Олимп» «Феникс»ны - 11:4, «Ред Булл» «Легион»ны - 6:0 исәбенә җиңде.
Регуляр чемпионат азагына биш тур кала ике команда - «Барса» һәм «Аякс» алда бара, алар 20шәр очко җыйдылар. Өченче урында 18 очко белән «Арсенал», «Виктория», «Ред Булл» һәм «Легион» 16шар очко җыйдылар. «Олимп»ның исәбендә - 15 очко, «Дортмунд»ның - 10, «Феникс»ның - 6, «Энергия»нең - 3, «Фортуна» һәм «Спортинг»ның - 0 очко.
Данил Воркунов («Барса») бомбардирлар һәм снайперлар ярышында алда бара, аның исәбендә гол+пас системасы буенча 28 балл (22+6). Сергей Одинцов – 27 (20+7) һәм Данил Захаров (икесе дә «Виктория»дән) - 25 баллга (16+9) ия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа