Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Спорт

Питрәч районы Шәле авылында балык тоту буенча ачык беренчелек булып узды

Һәвәскәр балыкчы Миңнулла Шәмсетдинов призларына үткәрелгән икенче турнир егермедән артык катнашучыны җыйды, алар балык тоту буенча ярышты һәм конкурсларда катнашты.

Нәтиҗәдә, беренче урынны иң өлкән катнашучы, питрәчле Владимир Аверьянов алды, икенче урында җирле балыкчы Илнар Мөхәммәтшин, өченчедә тагын бер питрәчле Вәзыйх Вәлитов.
Төгәл кармак ату конкурсында унбер яшьлек Даниф Шәмсетдинов җиңде.
Барлык җиңүчеләр турнирның спонсоры - "Балык тоту кирәк-яраклары" (Питрәч, Механизаторлар урамы, 1Б) кибетеннән һәм Илфат Галимуллиннан призлар алды.
Бу турыда тулырак "Вперед"-"Алга" район газетасының киләсе санында укыгыз.

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса