Питрәч районында экологик йөзү булды
Билгеле булганча, бу ел безнең илдә экология һәм җәмәгать урыннары елы дип игълан ителде.
Ел экваторы Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар Министрлыгы Рус географик җәмгыяте Бөтенроссия җәмәгать оешмасының региональ бүлеге белән бергә аны үзенчәлекле итеп - Мишә елгасы буенча йөзеп билгеләп үтәргә карар иттеләр.
Йөзүдә катнашучылар арасында Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Абдулганиев һәм безнең район башлыгы Эдуард Дияров булды.
Катамараннар иртәнге сәгать 10да Әлбәден авылында старт алдылар, ике арадагы пункт булып Күн авылы саналды, анда экойөзүдә катнашучылар төшке ашка туктап алдылар. Шуннан соң, Питрәчкә алып баручы 4 километр озынлыктагы юлга чыктылар.
Бу вакыйга катнашучыларга нәрсәсе белән истә калганлыгын, безнең Мишәнең яр буйлары нинди булганлыгын һәм башкалар турында газетабызның киләсе санында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа