Питрәч районының спорт яңалыклары
Даими беренчелекләр финишы якынрак булган саен, уеннар киеренкерәк уза. Моны узган атнада узган матчлар раслады.
ХОККЕЙ. УЕН КИЕРЕНКЕ БАРДЫ
Беренчелек кысаларында, "Пестрецы" ир-атлар командасы Казанда, һәвәскәр лигада, "А+В" дивизионында ике матч үткәрергә тиеш иде. Лидер "Тимерхан" командасы белән уйнарга безнең хоккейчылар, финанс кыенлыклары булу сәбәпле, бара алмады. Нәтиҗәдә, алар 0:5 исәбендә техник җиңелүгә дучар булды. Шул рәвешле, бик мөһим очколар югалды. Киләсе уенда питрәчлеләр "Идел" командасын 5:4 исәбе белән җиңделәр һәм өченче урынны алдылар.
Бу атнада, 22 мартта, безнең боз сараенда тагын бер мөһим уен үтәчәк, безгә Теләче командасы кунакка киләчәк.
"С" дивизионында уйнаучы "Олимп" командасы исә өч уен үткәрде. Кызганычка, безнекеләр барлык уеннарда да җиңелделәр. Әгәр ике матчта киеренке көрәштә "Тайд-Фойлу" (1:2) һәм "Вымпел" (2:3) командаларына җиңелгән булсалар, "Яңа Кинер" командасына исә питрәчлеләр - 2:11 исәбендә оттырдылар.
Яшүсмер командалары да Казан беренчелеге кысаларында, ике уен үткәрделәр. "Пестрецы-2009" командасы "Динамо-1"гә - 0:5 исәбендә оттырды, "Пестрецы-2008" командасы "Ак бүре"не - 3:0 исәбе белән җиңде.
МИНИ-ФУТБОЛ. "АРСЕНАЛ" АЛДА БАРА
Авыл яшьләре арасында мини-футбол буенча район беренчелеге уеннары да тәмамланды. 15-16 тур уеннары алдагы тәртиптә төгәлләнде: "Легион" - "Феникс" - 0:5 (техник җиңү), "Титан" - "Ак барс" - 4:10, "Арсенал" - "Олимп-2" - 10:0, "Олимпчылар" - "Аврора" - 1:6.
" Олимп" һәм "Аякс" командалары арасында узган үзәк матчларның берсе тигез - 4:4 исәбендә төгәлләнде. Шул рәвешле, "Олимп" бик мөһим ике очконы югалтты.
Турнир таблицасында лидер булып элеккечә "Арсенал" командасы тора, ул 41 очкога ия, "Олимп"та - 37 очко (ике команда да 16шар уен үткәрде), "Ак барс"та - 33, "Аякс"та - 31 очко (әлеге командалар 15шәр уен үткәрде).
Һөҗүмчеләр арасында лидер - Алексей Ивановский, ул гол+пас системасы буенча 56 балл җыйды (33+23), Вячеслав Смирновта ("Арсенал") - 50 (31+19), Николай Парфеновта ("Титан") - 47 балл (30+17).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia