Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Спорт

Питрәч районына бөтен Россиядән 100гә якын балыкчы килде

Районда мормышкага боз астыннан балык тоту буенча Татарстанның икенче ачык шәхси-команда чемпионаты узды.

Балыкчылар Надеждино буасына җыелды – бу республикада зур буаларның берсе. Монда, нигездә, алабуга, кәрәкә балыклары бар. Шулай ук чуртан, плотва, пескарь, елец тотарга була.

Иртәнге алтыдан махсус стоянкага Россиянең төрле төбәкләреннән машиналар килә башлады. Ярышларда катнашучыларны питрәчлеләр  җылы каршы алды. Самавырдан чәй эчтеләр һәм хуш исле кайнар коймак белән сыйладылар. Ә җирле «Надежда» ансамбле кунакларны җырлар белән сөендерде.


Катнашучыларны теркәгәннән соң тантаналы ачу булды. Балыкчы спортчыларны район башлыгы Илһам Кашапов сәламләде.

Бөтенроссия дәрәҗәсендәге мондый дәрәҗәле чемпионатның безнең районда узуына без бик шат, - дип билгеләп үтте Илһам Миңнеханович, һәм барлык катнашучыларга уңышлар теләде.

Спортчыларны ике тур көтә иде. Балык тотарга нибары 5 сәгать вакыт бирделәр. Җиңүчеләрне тотылган балыкның гомуми авырлыгы буенча билгеләргә кирәк иде.
Стартка Россиянең җиде регионыннан - Ульяновск, Самара, Киров өлкәләреннән, Удмуртия, Марий Эл, Башкортстан һәм Татарстаннан 100гә якын спортчы чыкты.

Без даими рәвештә балык тоту турнирлары уздырабыз. Чемпионатлар уздырыла торган урыннарда башта барысын да тикшерәбез, шул исәптән балык булуын да. Надеждино буасында аның барлыгына инандык, - дип сөйли «Татохотрыболовобщество» рәисе, Шәле авылында туып-үскән Илһам Садыйков.

Спортчылар үзләренең башлангыч позицияләрен яулаганнан һәм ярышлар стартына сигнал яңгыраганнан соң, кискен көрәш башланды. 80 сантиметрлы  бозны балыкчылар санаулы секундлар эчендә бораулады. Аннан соң балык тоту башланды. Беренче окуньнар үзләрен озак көттермәде, актив рәвештә эләгә башлады.

 

Спортчыларга көчле җил һәм кар яву комачауламады. Чын балыкчыны һава торышы куркытмый!
Ижаудан спорт мастерлыгына кандидат, Россия чемпионы Эдуард Михайлов инде җиденче ел балык тоту спорты белән шөгыльләнә.

Узган ел безнең команда Свердловск өлкәсендә Россия чемпионы булды. Быел үзебезнең титулны якларга телибез. Без оештыручыларга Питрәч районында яхшы кабул итүләре өчен рәхмәтле, - диде Эдуард Михайлов.

Кировтан җәйге балык тоту буенча Россия һәм Татарстан чемпионы, спорт мастеры Григорий Фурлетның да ярышларның призеры булу теләге көчле.

Балык ул хәйләкәр. Аны эләгергә мәҗбүр итәргә кирәк. Бу эштә уңыш та бик мөһим. Җиңәргә тырышабыз, - ди тәҗрибәле балыкчы.

Тагын бер катнашучы Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәреннән спорт мастеры һәм 2020 елгы РФ чемпионы Юрий Хохловны «Охотник и рыболов», «Охота и рыбалка» телеканалларын карый торган күп кенә тамашачылар белер иде. Чөнки аның катнашында балык тоту серләре турында илледән артык сюжет төшерелгән.

Дүрт елдан бирле кармак белән балык тотам, - дип сөйли Юрий. - Беренче балыкны үземдә Черемшан елгасында тоттым, ул  кәрәкә балыгы иде. Соңгы 11 елда балык тоту спорты белән шөгыльләнәм. Россия, Европа буенча йөрибез. Тормышымны ярышлардан һәм балык тотудан башка күз алдына да китерә алмыйм. Азарт, ярышлар рухы, саф һава ошый, - дип билгеләп үтә ул.

Ярышлар ахырында җиңүчеләр билгеле булды. Гомумкоманда зачетында беренче урында – Удмуртия, икенчедә - Татарстан, өченчедә - Башкортстан.


Шәхси зачетта «Удмуртия-2» командасыннан Олег Токмаков җиңде, ул  5144 грамм балык тотты.
Тотылган барлык балык  хайваннар  приютына тапшырылды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше