Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Спорт

Питрәч районында беренче тапкыр «Төнге чаңгы ярышлары» узачак

Ярышларның төп максаты - авыл җирлегендә чаңгы спортын һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру.

Пәнҗешәмбе, 11 мартта,  18 яшьтән олырак ир-атларны һәм хатын-кызларны «Вперед»-«Алга» район газетасы призына чаңгы ярышларына чакырабыз.
Ярышлар наратлыкта  яктыртылган трассада  узачак.
Хатын-кызларга - 3  километр, ә ир-атларга 5 километр араны үтәргә туры киләчәк.
Бәйрәм кунаклары өчен коймак белән кайнар чәй эчү  оештырылачак. Җиңүчеләрне һәм призерларны грамоталар һәм бүләкләр көтә.
Катнашучыларны теркәү 17.30 сәгатьтә, ярышлар 18.00 сәгатьтә башлана.
18+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше