Питрәч районында мини-футбол буенча уеннар башлана
Футболчылар дүрт төркемдә уйнаячаклар. Беренче "А" төркемендә Питрәч, Янсуар, Чыты, Пимәр, Татар Тау Иле командалары уйнаячак.
"В" төркеменнән "Ак барс" кошчылык комплексы, Белкино, Пановка, Кибәч һәм Кәвәл авылы командалары Ленино-Кокушкинода көч сынашачак.
Иске Шигалида Кощак, Богородск, Надеждино, Кибәк Иле, Царево һәм хуҗалар чыгыш ясаячак.
Һәм, ниһаять, Шәледә Керәшен Сәрдәсе, Күн, Екатериновка, Колай, Татар Казысы авылы командалары уйнаячак.
14 сентябрьдә чирек финалы, 15 сентябрьдә - ярымфинал уеннары һәм 17се Питрәчтә финал үтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа