Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Спорт

Питрәч районында «Россия чаңгы юлы-2021» узды

Узган җомгада кичке вакытта Питрәчтә массакүләм чаңгы ярышлары узды. Стартка төрле яшьтәге 200ләп кеше чыкты. Район буенча барлыгы 4000нән артык кеше чаңгыга басты.

Трасса бик яхшы әзерләнгән. Чаңгыда йөрү миңа рәхәтлек бирә. Безнең ярышка ветераннар арасында тәҗрибәле һәм көчле чаңгычылар, күп ярышларда катнашучылар җыелды. Шуңа күрә көрәш киеренке булыр дип көтелә, - диде старт алдыннан ярышларның даими катнашучысы, берничә тапкыр чаңгы ярышларында җиңүче питрәчле Илдар Гыйниятов.

Алга китеп шуны әйтергә кирәк, ул чираттагы мәртәбә ышанычлы җиңү яулады. Финиш сызыгын Владимир Федотов та узды, ул шулай ук район ярышларында күп тапкырлар призер булды. Өченче урынны Рифгать Сафиуллин яулады.
Ярышларны иң яшь чаңгычылар ачты. 5-8 сыйныф укучылары арасында Илфинә Рәхимова һәм Руслан Нурякдыев җиңүче булды. Ралинә Закирова һәм Павел Петров югары сыйныф укучылары арасында беренче урыннарны яуладылар. Барлык җиңүчеләр дә Ленино-Кокушкино мәктәбе данын яклады.
Хатын-кызлар арасында беренче урынны Альбина Кашапова, икенче урынны Лилия Гатиатуллина алды. Лилия өчен бу бер көндә икенче ярыш булды. Моңа кадәр ул мәгариф хезмәткәрләре арасында үткәрелгән ярышларда катнашып, икенче урынны алды. Өченче урынны Надежда Сомова яулады.
Ир-атлар арасында финишка беренче булып Дмитрий Антипов килде, Иван Казаков - икенче, Юрий Моисеев өченче булды.
Колай башкарма комитетыннан Галина Шакирова район башкарма комитеты җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре арасында җиңде. Икенче урынны Ирина Павлова, өченче урынны Юлия Зарипова яулады.

Мин бу ярышларда беренче тапкыр катнашам. Трассада көндәшлек җитди иде. Авыр көрәштә ирешкән җиңүемә шатмын, - диде фиништан соң Галина Шакирова.

Ир-атлар арасында беренче урында Азат Шәйхисламов, Роман Пушков - икенче, өченче урында  - Илнур Бикчәнтәев.
Әйтергә кирәк, аталы-уллы Роман һәм Павел Пушковлар һәрвакыт район ярышларында актив катнаша. Чаңгы ярышында икесе дә икенче урынны яуладылар. Павел һәм спорт мәктәбеннән тхэквондо тренеры Рөстәм Холмирзаевка ярышлардан соң район башлыгы Илһам Кашапов алтын ГТО значокларын һәм таныклык тапшырды.
Ярышлар ахырында барлык җиңүчеләргә һәм призерларга истәлекле бүләкләр, медальләр һәм грамоталар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше