Питрәч районында волейбол буенча турнир узды
Командалар ике төркемгә бүленде. Барлык уеннар да партияләрдә 15 очкога кадәр һәм матчта ике җиңүгә кадәр барды.
Турнирны Ленино-Кокушкино авылы кызлары һәм Питрәч икенче мәктәбе укучылары әниләре ачты. Әниләр матчны бик тиз башладылар. Алар ышанычлы рәвештә беренче партияне отты. Икенчесендә дә җиңүгә якын иде, уенны 14:11 исәбе белән алып бардылар. Әмма Ленино-Кокушкино командасы бер минутлы тайм-аут алды, 2:1 исәбе белән җиңүгә иреште.
Безнең командага инде 3 ел. Анда төрле һөнәр ияләре керә. Мин үзем, мәсәлән, кошчылык комплексында эшлим. Атнага 2 тапкыр шөгыльләнәбез, Яшьләр үзәгенең спорт залында уеннар үткәрәбез. Безгә Питрәчтән командалар килә, - дип сөйли матч җиңүчеләре булган команда капитаны Ирина Илюхина. - «Мишә» спорт залы бик уңайлы, уйнавы рәхәт. Хәзер бик катлаулы уен уздырдык, көндәшләр лаеклы иде, әмма уңыш безнең якта булды, - дип билгеләп үтте ул.
Бу төркемдә студентлар командасы да уйнады. Алар - район үзәгенең икенче мәктәбен тәмамлаучылар. Нәтиҗәдә, кызлар беренче төркемдә җиңүчеләр булдылар. Икенче төркемдә Питрәч авылыннан «Олимп» командасы җиңүче булды, икенче урында - беренче мәктәп, өченчедә - Богородск командасы.
Шулай итеп, өченче урын өчен беренче мәктәп һәм Ленино-Кокушкино командалары көрәште. Киеренке көрәштә Ленино-Кокушкино командасы 2:1 исәбе белән җиңде һәм бронза медальләр яулады.
Финалда «Олимп» һәм студентлар командасы очрашты. Беренче партиядә «Олимп» җиңде. Тик соңыннан студентлар эшкә алынды һәм 2:1 исәбе белән җиңү яулады. Кызлар ярышлар Кубогына һәм алтын медальләргә ия булдылар.
Без җиңүебезгә бик шат. Көчле командаларны җиңә алдык. Без укудан соң мәктәбебезнең спорт залына йөрибез, анда шөгыльләнәбез һәм уйныйбыз. Мондый турнирлар даими үткәрелер дип ышанабыз, һәм без анда бик теләп катнашачакбыз, - дип сөйли студентлар командасы капитаны һәм турнирның иң яхшы уенчыларының берсе Илфинә Мөхетдинова.
Турнир Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган иде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, районда волейбол бик популярлаша бара. Авыл яшьләре арасында бу спорт төре буенча 9 команда катнашында беренче чемпионат узды. Шулай ук мәктәп командалары арасында турнирлар уза.
Җиңүче команда составына район үзәгенең икенче мәктәбен тәмамлаучылар керә: (сулдан уңга)Мария Игнатьева, Ангелина Трофимова, Регина Тимофеева, Елена Грошева, Илфинә Мөхетдинова, Камилла Гыймадиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа