Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Спорт

Питрәч районының спорт яңалыклары

Баскетбол, хоккей, мини-футбол һәм волейбол турында

Баскетбол. Безнең егетләр - республика чемпионнары

Аксубайда 2008 елгы яшүсмерләр арасында Татарстан беренчелеге булып узды. «Б» төркемендә 11 команда уйнады.
Питрәч баскетболчылары үз төркемнәрендә Яңа Чишмәдән 25:20 исәбе белән һәм паркет хуҗаларыннан, Аксубай командасын 38:26 исәбе белән отты. Ярымфиналда Кама Аланы командасын 54:34, финалда буалыларны 28:27 исәбе белән отты. Питрәчлеләр җиңү тубын уен тәмамланырга 4 секунд кала гына кертте. Шулай итеп, безнең команда (тренерлары Илгизәр Гыйләҗев, Ленар Гайсаров һәм Владимир Тарасов) республика чемпионы булды. 
Спортчыларыбыз турында тулырак газетабызның киләсе санында укыгыз.


Хоккей. «Ракета» көчлерәк булды

«Питрәч-Арена» боз сараенда яшүсмерләр арасында Татарстан беренчелеге кысаларында чираттагы уен узды. «Питрәч-2010» командасы Арчадан «Ракета»ны кабул итте. 
Питрәчлеләр җиденче минутта исәпне ачты, әмма кунаклар ике минут эчендә исәпне тигезләп кенә калмыйча, алга да чыкты. Безнең егетләр исәпне тигезли алды - 2:2. Өченче период уртасында «Ракета» янә алга чыкты. Калган вакыт эчендә питрәчлеләрнең һөҗүмнәре алкалар китермәде, нәтиҗәдә Арча хоккейчылары 3:2 исәбе белән җиңү яулады.


Футбол залы. Лидерлар арасында 3 команда

Авыл яшьләре арасында район чемпионатында бишенче тур уеннары узды. Ике лидер команда «Виктория» һәм «Тау Иле» арасындагы уенда питрәчлеләр көчлерәк булды, алар 7:2 исәбе белән җиңде. Тагын бер лидер «Аякс» «Спортинг»ны тар-мар итте - 15:1. Шулай итеп, турнир таблицасында иң югарыда 12шәр очко җыйган 3 команда. Шул ук вакытта «Виктория» 4 уен гына үткәрде. «Стар» һәм «Легион» 10шәр очко җыйды, шигалиларның да запаста бер уены бар. Шәлеләр «Аврора»ны 3:2 исәбе белән отты. Калган тур уеннары түбәндәгечә тәмамланды: «Милан» «Олимп» - 0:4, «Атлетико» - «КПРФ» - 2:4, «Ред Булл» - «Феникс» 6:4.
Гол+пас системасы буенча бомбардирлар арасында Роман Мяткин («Аякс») – 20 балл (12+8), икенче - Сергей Одинцов («Виктория») – 19 (15+4). Сергей шулай ук снайперлар арасында беренче урында бара, аның исәбендә 15 гол. 


Волейбол. Лидерлар икәү

Волейбол буенча шундый ук турнирда беренче  әйләнешнең соңгы уены алдыннан сигезенче тур уеннары узды. Алар барысы  киеренке көрәштә узды.
Колайлылар 2:1 исәбе белән «Олимп»ны (Питрәч) отты һәм 20 очко җыйдылар. Шул ук вакытта алар әлегә кадәр җиңелмәгән бердәнбер команда булып кала. Шулай ук «Богородское»ның 20 очкосы бар, алар бу турда «Легион»га (Шәле) 1:2 исәбенә оттырды. «Конь» «Янцевары»ны 2:0 исәбенә отты, һәм 16 очко җыеп, өченче урында бара.  «Кобяково» - «Старое Шигалеево»ны – 2:0, «Шали» «Феникс»ны (Питрәч) 2:0 исәбе белән отты.
«Олимп» дүртенче урында бара – 15 очко. «Легион» һәм «Янцевары» - 14әр, «Кобяково» - 9, «Старое Шигалеево» һәм «Шали» - 6шар. «Феникс»  исәбендә  әлегә очколар юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше