Питрәч йөзүчеләре 20 медаль яулады
Лаешта узган «Язгы стартлар» йөзү буенча ярышларда безнең спортчылар нәкъ менә шуның кадәр призлы урын алды.
Стартта Лаеш, Алексеевск, Питрәч районнары спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр катнашты. Яшь йөзүчеләргә ирекле стильдә 50 метр һәм аркада 50 метр дистанцияне узарга туры килде.
Нәтиҗәдә Әминә Җиһаншина, Всеволод Гришанин, Роман Горячев һәм Ришат Хәбибуллин беренче урыннарны яуладылар. Тагын 8 питрәчле икенче һәм өченче урыннарны алды.
1-2 апрельдә «Сула» бассейнында олылар арасында йөзү буенча район ярышлары узачак. Катнашучыларны теркәү 19.00 сәгатьтә башлана. Старт 20.00 сәгатьтә. Барлык сораулар белән 8939-736-60-87 телефон номеры буенча мөрәҗәгать итәргә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа