Питрәчле Фәрхәт Фәйзуллин – Екатеринбург Сабантуе батыры
Свердловск өлкәсендә үткән Сабантуйда җирле көрәшчеләрдән тыш Татарстан һәм Башкортстан республикалары спортчылары да, питрәчлеләр дә катнашты.
Питрәчтән көрәшче Фәрхәт Фәйзуллин баш батыр булып калды. Фәрхәт бүләккә традицион приз - тәкәдән тыш, спонсорлардан автомобиль дә алды.
Тагын бер якташыбыз Заһретдин Шәйхетдинов ветераннар арасында батыр калды һәм авыр үлчәү категориясендә өченче урын алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа