Питрәчле Сергей Блохин Татарстанның иң яхшы тренеры булып танылды
«Иң яхшы балалар тренеры» республика конкурсына йомгак ясалды.
«Осталык» номинациясендә Питрәч спорт мәктәбе тренеры, Россиянең атказанган тренеры, Россиянең атказанган спорт мастеры Сергей Блохин җиңүче булды.
Якташыбызга югары бүләкне Татарстанның спорт министры вазыйфаларын башкаручы Хәлил Шәйхетдинов тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа